news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда фаҗига: Ике кеше тереләй янып үлгән, өйдән хәрабәләр генә калган

Яна торган йорты узып баручылар да сүндерешергә маташа.

news_top
Башкортстанда фаҗига: Ике кеше тереләй янып үлгән, өйдән хәрабәләр генә калган

4 декабрьдә кичке якта Башкортстанның Илеш районында коточкыч янгын була. Буралы авылында кичке тугызлар тирәсендә агач йортка ут каба. Бу турыда «Башкортстан» телеканалы хәбәр итте.

15 минут эчендә янгын сүндерүчеләр ачык утны туктата. Утны башта узып баручылар сүндерешә, аннары коткаручылар килеп җитә. Барлыгы 22 кеше, 10 машина ут белән көрәшә. 

Кызганычка каршы, янгын хәрабәләре арасында ике ир-ат мәете табыла. 74 яшьлек бабайны бик тиз табалар. Иртәнге бишенче яртылар тирәсендә 47 яшьлек ир-ат мәете дә табыла, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар