Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда өенә җәяү кайтырга иренгән егет Буян кушаматлы атны урлаган

Күрше авылдан кырлар-чокырлар аша гына атта җилдереп кайткан 19 яшьлек егеткә карата җинаять эше ачылган.

news_top_970_100
Башкортстанда өенә җәяү кайтырга иренгән егет Буян кушаматлы атны урлаган
02.мвд.рф

Башкортстанның Иглин районында терлек хуҗалыгы директоры полициягә мөрәҗәгать иткән. 65 яшьлек эшмәкәр фермадан Буян кушаматлы атны урлауларын сөйләгән. Бу турыда Эчке эшләр министрлыгының Башкортстан буенча идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Җинаять урынына оператив-тикшерү төркеме бара. Тикшерүчеләр ачыклаганча, ат тезгене белән бергә югалган. Эзли торгач, ат урлауда шикләнелүченең шәхесе дә ачыклана. Верный авылында яшәүче 19 яшьлек егет гаебен танып күрсәтмәләр бирә.

Якынча белешмә буенча, егет күрше авылдан үз авылына җәяү кайтырга иренә. Бераз салып алган егетнең башына «шәп уй» килә — ул авылга гадәти булмаган транспортта кайтырга була. Моның өчен якындагы фермага керә һәм үзенә ат сайлый. Атны иярли дә, кырлар-чокырлар аша гына Верный авылына кайтып китә. Ул туган авылы урамнары буйлап та атка атланып йөреп чыга. Аннары Буянны иреккә җибәрә.

Оперативниклар тапканда, Буян кырда тыныч кына утлап йөри. Аны хуҗасына кайтарып бирәләр. Хуҗа исә полиция хезмәткәрләренә рәхмәт әйткән.

19 яшьлек егеткә карата ат урлаган өчен җинаять эше ачылган. Ул моңа кадәр дә урлау өчен хөкем ителгән булган, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100