news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда экскурсия вакытында бала үлгән өчен укытучыны хөкем иттеләр

Башкортстанда 2016 елда Сергеевка тирәсендәге сусаклагыч янына экскурсия вакытында бала үлгән өчен, укытучыны хөкем иттеләр.

news_top
Башкортстанда экскурсия вакытында бала үлгән өчен укытучыны хөкем иттеләр
Укытучы мәктәп директоры белән килешенгән маршрутны үзгәрткән. Башта тауга менгәннәр, аннан соң ул укучыларга су коенырга рөхсәт иткән.

14 яшьлек малай туп артыннан тирән суга сикергән һәм батып үлгән.

Укытучыны ике елга ирегеннән мәхрүм иттеләр. Шуннан соң аңа тагын ике ел укытучы булып эшләү тыела. Бу турыда "Башкортстан" телеканалы хәбәр итте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар