Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда егетләр бер кыз өчен сугышкан, өчесен атып яралаганнар

36 дан 53 яшькә кадәрле ир-атлар шәһәр читенә сөйләшергә җыела.

news_top_970_100
Башкортстанда егетләр бер кыз өчен сугышкан, өчесен атып яралаганнар
https://www.bashinform.ru

Башкортстанның Учалы районында 67 яшьлек ир-ат полициягә шалтырата. Ул заправка янында берничә ир-ат сугышуын әйтә. «Башинформ» шул хакта хәбәр итте.

Якынча белешмә буенча, 36-53 яшьлек берничә ир-ат шәһәр читенә сөйләшергә җыела. Ләкин сөйләшү сугышка әверелә. Ике ир-ат травматик пистолет алып килгән була, алар аталар. Шулай итеп аларның дошманнары — каршы яктан өч ир-ат яралана, аларны үзәк район хастаханәсенә илтәләр, диелә Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы хәбәрендә.

Сугышучы ир-атларның барысын да полиция ачыклый. 36 һәм 39 яшьлек ир-атлар күрсәтмә бирә. Аларга карата җинаять эше ачылган.

Якынча белешмә буенча, ир-атлар хатын-кыз аркасында талашкан.

Тикшерү бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100