Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда депутат - өч бала әтисе коточкыч юл һәлакәтендә үлгән

«Ул авылда юллар төзеде, аларны яңартты, фермер хуҗалыгы бар иде, авылдашлары өчен кибет ачты», — дип язалар мәрхүм хакында.

news_top_970_100
Башкортстанда депутат - өч бала әтисе коточкыч юл һәлакәтендә үлгән
https://www.bashinform.ru

17 ноябрьдә кич белән Башкорстанның Салават районында Малаяз-Югары Кыйгы-Ункурда юлында авариядә «Лада Ларгус» машинасын йөртүче ир-ат үлә. Ул — Лагерево авыл җирлеге депутаты, өч бала әтисе, 50 яшьлек Ялиль Фәхретдинов була. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

«Аңа октябрьдә генә 50 яшь тулды. Ялиль Марсович бик күп яхшы эшләр башкарды. Ул авылда юллар төзеде, аларны яңартты, фермер хуҗалыгы бар иде, авылдашлары өчен кибет ачты», — диелгән «Салават җирендә» басмасында.

Республика буенча ЮХИДИ хәбәр иткәнчә, Фәхретдиновның машинасы «Форд Мондео» белән бәрелешә. Аның белән Кыйгы районында яшәүче 23 яшьлек егет идарә иткән. Депутат ашыгыч ярдәм машинасында вафат булган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100