Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда давыл вакытында өстенә түбә төшкән бала вафат булган

20 июльдә 14 яшьлек кыз өстенә сәүдә үзәге түбәсе ишелеп төшкән.

news_top_970_100
Башкортстанда давыл вакытында өстенә түбә төшкән бала вафат булган
Башкортстан буенча Тикшерү идарәсе

Башкортстанның Бишбүләк районы башлыгы Артур Зарипов 8 августта социаль челтәрләрдә хәбәр иткәнчә, 20 июльдә давыл вакытында имгәнгән 14 яшлек кыз бала вафат булган. «Башинформ» шул хакта хәбәр итте.

20 июльдә Бишбүләк авылының Җиңү урамында көчле җил вакытында сәүдә үзәге түбәсе ишелә. Бу вакытта 14 яшьлек кыз бала урамнан бара торган була. Түбә бала өстенә төшә. Имгәнгән кызны хастаханәгә китерәләр. Ул авыр хәлдә була.

Артур Зарипов мәрхүмә Настяның туганнарының кайгысын уртаклаша.

Башкортстан буенча Сәламәтлек саклау министрлыгында моңа кадәр хәбәр иткәнчә, Настяның хәле бик катлаулы була. Аны Израиль табиблары, Леонид Рошаль клиникасы белгечләре карый.

Бәләбәй районара тикшерү бүлеге җинаять эше ачкан, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100