Башкортстанда дары саклана торган склад яна
«Авангард» предприятиесе сәнәгать өчен шартлаткыч матдәләр җитештерә.
Башкортстанның Стәрлетамак шәһәрендә дары саклана торган склад яна. Ут 1,3 мең квадрат метр мәйданны чолгап алган. Ялкын якындагы биналарга күчү ихтималы бар. Бу турыда республиканың Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына сылтама белән «Вести» каналы хәбәр итте.
Кошевой урамындагы бинада «Авангард» оешмасы урнашкан. Янгын 24 июньдә иртәнге 08.40 сәгатьтә чыккан. Бер катлы склад 60 ка 20 метр үлчәмдә, анда дары бар. Якынча белешмә буенча, зыян күрүче кешеләр юк.
Ут белән көрәшкә 72 кеше, 25 берәмлек техника җәлеп ителгән. Хәзерге вакытта коткаручылар ялкын башка биналарга күчмәсен өчен тырыша.
«Авангард» сәнәгать өчен шартлаткыч матдәләр җитештерә. Ул нефть, газ һәм башка скважиналарда шартлату өчен кулланыла, диелә хәбәрдә.