Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнауны тыйганнар

Фойеларда урнаштырылган чыршыны бары тик фотозона буларак кына кулланырга рөхсәт иткәннәр.

news_top_970_100
Башкортстанда чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнауны тыйганнар
https://pixabay.com/ru

2020 елдагы эпидемиологик ситуация аркасында балаларның Яңа ел бәйрәмнәрендә чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнауларын тыйганнар, дип хәбәр итәләр Дүртөйле районының «Юлдаш» газетасында (22-нче сан). Әлеге тыюлар турында республика хөкүмәтендә узган оператив киңәшмәдә мәдәният министры Әминә Шәфикова хәбәр иткән.

Башкортстанда Яңа ел бәйрәмнәре чорында мәдәният учреждениеләрендә күптөрле чаралар планлаштырылган, аларның бер өлеше онлайн форматта гына узса, бер өлеше урамда үткәреләчәк. Бина эчендә узган чараларда залның 30 %ы гына тулы булырга тиеш.

Үзгәрешләр шулай ук балаларның Яңа ел бәйрәмнәренә дә кагылган. Чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнауны тыйганнар. Фойеларда урнаштырылган чыршыны бары тик фотозона буларак кына кулланырга рөхсәт иткәннәр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100