news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда чылбырда тора торган эт күршеләрнең нәни баласын талаган

Сабый имгәнгән, аны республика балалар клиник хастаханәсенә салганнар.

news_top
Башкортстанда чылбырда тора торган эт күршеләрнең нәни баласын талаган
https://pixabay.com

Башкортстанда 6 яшьлек малайны күршеләренең эте талаган. Эт чылбырда торган, тик фаҗига булган көнне ул ычкынган һәм балалар мәйданчыгында йөри торган балага һөҗүм иткән. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Ярсынган этне башка күршеләре генә баладан аралап ала алган.

Сабый имгәнгән, аны республика балалар клиник хастаханәсенә салганнар.

Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы бу хәбәрне раслаган. «Баланың хәле уртача авырлыкта дип бәяләнә. Тәнендә яралар һәм тырналган урыннар бар. Тиешле ярдәм күрсәтелә», — дигәннәр ведомствода.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар