Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда биш яшьлек ике бала янып үлгән, башка туганнары котыла алган

Бабай урамда кар көрәп йөргәндә, өйдә тәрәзә пәрдәләре януын күреп алган.

news_top_970_100
Башкортстанда биш яшьлек ике бала янып үлгән, башка туганнары котыла алган
Башкортстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

12 февральдә көндез Башкортстанның Мәләвез районының Ергән авылында янгында биш яшьлек ике малай һәлак булган. Өченче баланы анасы уттан алып чыга алган. Бу турыда «Башинформ» агентлыгы хәбәр итте.

«Бабалары урамга тәмәке тартырга чыга, ул кар да көрәп алырга җыена. Аннары башын күтәрсә, тәрәзә пәрдәсе янып ятуын күреп ала. Бу вакытта өйдә балалар, аларны анасы һәм әбисе була. Ана белән балалар бер бүлмәдә, аларның ишеге ябык. Әби үз бүлмәсендә утыра. Аннары әби кеше яланаяклап бүлмәдән йөгереп чыга, өч бала анасы янгын турында соңрак белә, ул әти-әнисе кычкыргач кына аңлап ала. Әни кеше балаларын алып чыга башлый, шул чакта нәни малайлар кулдан ычкынып йөгереп китә. Шулай итеп әни кеше өйдән олы баласы белән генә чыга. Аннары ул тагын өйгә керергә тели, тик бүлмәләрне төтен баскан була. Күрше Юрий йөгереп килеп җитә, ул да өйгә керергә маташа, битен юеш чүпрәк белән каплый, үрмәләп керә, тик балаларны тапмый. Малайларны соңрак таптылар, аларның берсен терелтергә маташтылар, ул янмаган үзе. Кечерәген алып чыктылар, ул янып пешкән», — дип сөйли күршеләр.

Шулай итеп бишәр яшьлек ике малай һәлак була, сигез яшьлек олы бала исән, аны хастаханәгә озатканнар. 30 яшьлек әни кешене дә табиблар тикшергән.

Бу гаилә турында күрше-күлән яхшы сүзләр генә сөйли.

Тикшерүчеләр җинаять эше ачкан. Прокуратура да бу эшне үз контроленә ала, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100