Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда биш яшьлек бала бүрәнә астында калып үлгән

Балалар авыл читендәге бушлыкта агач бура эчендә уйнап йөргәндә фаҗига килеп чыга.

news_top_970_100
Башкортстанда биш яшьлек бала бүрәнә астында калып үлгән
https://surb.sledcom.ru

Башкортстанның Ишембай шәһәрендә яшәүче биш яшьлек бала һәлак булган. Бу турыда «Башинформ» үз чыганакларына сылтама белән хәбәр итте.

Бәхетсезлек очрагы 13 июльдә Искесяк авылында була. Балалар авыл читендәге бушлыкта агач бура эчендә уйнап йөри. 

«Якынча белешмә буенча, балалар бурага менгән. Бер мизгелдә өстәге бүрәнә төшеп китә. Биш яшьлек малай нәкъ шул чакта аста була, ул бүрәнә астында кала. Башка балалар олыларны ярдәм чакырырга йөгерә. Ләкин соң була», — дип сөйләгән агентлык чыганагы.

Биш яшьлек малай урында һәлак булган, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100