news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда билгесез кеше авыру балага дару алу өчен 90 миллион сум акча күчергән

Әмирә Мостафина өчен таләп ителгән 95 миллион сум акча Яңа ел алдыннан тулысынча җыелып беткән.

news_top
Башкортстанда билгесез кеше авыру балага дару алу өчен 90 миллион сум акча күчергән
pixabay.com

Башкортстанда Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан билгесез бер хәйрияче авыру балага дарулар өчен 90 миллион сум акча күчергән. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Арка-мускул атрофиясе (спинально-мышечная атрофия) авыруыннан интегүче Әмирә Мостафина өчен кирәк булган 95 миллион сум шулай итеп җыелып беткән.

Акчаны биш ай чамасы җыйганнар. Дару ике миллион доллар чамасы тора. Хәзер Мостафиннар гаиләсе балага дару алу өчен 12 гыйнварда Германиягә китә.

Мостафиннар хәйрияченең исемен атамый, диелә бу хәбәрдә.

ВКонтакте челтәрендә Әмирә Мостафинага акча җыю турындагы төркемдә сөенеч уртаклашалар. Рәхмәт белдерәләр.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар