news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда әби белән бабайны тырма һәм балта белән сугып үтергәннәр

Әбинең дә, бабайның башы яраланган.

news_top
Башкортстанда әби белән бабайны тырма һәм балта белән сугып үтергәннәр
https://pixabay.com

Башкортстандагы Боланторган авылында ике кешене вәхшиләрчә үтергәннәр. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Җинаять урынында тырма һәм балта табылган.

РЕН ТВ ачыклаганча, ир белән хатын җинаять корбаны булган. 84 яшьлек бабай белән 79 яшьлек әби мәетен 14 майда тапканнар. Алар шәһәр читендәге бакча участогында булган.

Әбинең башы тишелгән, мәет верандада ята торган булган. Өйдә җиһазларны туздырып бетергәннәр.

Бабайның мәетен өй артында, урамда тапканнар. Аның башы яраланган. Шунда ук тырма яткан.

«Үтерү» маддәсе буенча җинаять эше ачылган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар