Башкортстанда бер кап чәй өчен кеше үтергәннәр
Башкортстанның Кырмыскалы районы полициясенә 20 августта Колыш авылындагы йортта ир-ат мәете табылу турында хәбәр килә. Бу хакта "Башинформ" мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.
Башкортстан Республикасының Тикшерү комитеты, 39 яшьлек ир-ат карата, үтерү буенча җинаять эше ачкан. Гаепләнүче кулга алынган.
Ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, 19 августтан 20 сенә каршы төндә, өч ир-ат спиртлы эчемлекләр эчәләр. 39 яшьлек йорт хуҗасы бер кап чәйнең югалуын абайлап ала һәм, ике кунагыннан шикләнеп, тавыш чыгара. Аларның берсе качып китә. Икенчесен тентеп, хуҗа үзенең чәен табып ала. Ярсыган ир иптәшенә ташлана һәм 53 яшьлек ир-атны буып үтерә.
Гаепләнүче элегрәк хөкем ителгән булган.