Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда бер ир хатыны белән балаларын өенә кертмәгән

Суд приставлары хатын-кызга һәм балаларга өйләренә кире кайтырга ярдәм иткән. Әлеге хәл Башкортстанның Учалы районында булган. 

news_top_970_100
Башкортстанда бер ир хатыны белән балаларын өенә кертмәгән
2017 елда иреннән аерылганнан соң, хатын 6 һәм 12 яшьлек балалары белән өеннән чыгып китәргә мәҗбүр булган, дип яза bash.news сайты. 

Кире әйләнеп кайткач, элекке ире аны өенә кертмәгән. Өй тигез дәрәҗәдә барысыныкы да, шул исәптән балаларныкы да булып санала. Хатынның барыр җире булмаган, шуңа күрә ул судка мөрәҗәгать иткән. 

Суд әлеге хатын-кызны балалары белән бергә законлы яшәү урынына кертергә дигән карар чыгара. Ирне җәза бирү ихтималы турында кисәтәләр, шуннан соң ул гаиләсен өйгә кертергә ризалык биргән. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100