Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда бер ир-атны сарайда үгез сөзеп үтергән

Башкортстанда бер ир-атны сарайда үгез сөзеп үтергән

news_top_970_100
Башкортстанда бер ир-атны сарайда үгез сөзеп үтергән
Башкортстанны Баймак районындагы бер авылда үгез үзенең хуҗасын сөзеп үтергән. Бу турыда үз чыганагына сылтама белән "Башинформ" хәбәр итте.

Хуҗа ир-ат үгезне көтүлеккә чыгарырга маташкан. Шул чакта хайван хуҗага һөҗүм иткән.

"Әлегә билгесез сәбәпләр аркасында үгез олы яшьтәге ир-атны сөзеп ташлаган. Хуҗа кеше бик каты имгәнгән, ул сарайда ук һәлак булган", - дип сөйләгән агентлык чыганагы.

Башкорстан буенча Тикшерү идарәсе судмедэкспертиза билгеләгән, мәрхүмнең туганнарын сораштыралар.

Башкорстан буенча Ветеринария идарәсе дә бу фаҗига турында аңлатма биргән. Хуҗасын сөзеп үтергән үгезне карантинга япканнар. 

"Башлангыч мәгълүматлар буенча, үгезне симертү өчен үстергәннәр. Аңа 2019 елның апрелендә генә котыру чиренә каршы прививка ясатылган. Хәзерге вакытта үгездә котыру авыруы белән чирләү билгеләре юк, хайван карантинга куелды", - дип аңлатканнар ведомствода.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100