Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда бер ир-ат үсмер кызны урлап алып китеп, өч ай каеш белән кыйнап торган

Җинаятьтә гаепләнүче ир-ат үсмер кызны машинасына утырып кырга алып китә һәм кабат кыйнап ташлый. Аннары кызны кырда ялгызын гына калдыра.

news_top_970_100
Башкортстанда бер ир-ат үсмер кызны урлап алып китеп, өч ай каеш белән кыйнап торган
https://pixabay.com

Башкортстанның Дуван районында яшәүче 28 яшьлек ир-атны «балигъ булмаган баланы урлау» һәм «җәзалау» маддәләре буенча хөкем итәләр. Ул 17 яшьлек кызны урлап, өч ай буе интектереп торган. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Республика прокуратурасы белешмәсе буенча, 2020 елның сентябреннән ноябренә кадәр, көнләшү сәбәпле бу ир-ат 17 яшьлек кызны металл прәшкәле каеш белән кыйный. Бу вакытта ул үзе исерек була. Өч ай эчендә бу хәл берничә тапкыр кабатлана. 

Гаепләнүче ир-ат 2020 елның ноябрендә кызны башка ир-ат белән урамда очрата. Шуннан соң ул кызга машинасына утырырга һәм аның белән барырга куша.

«Кыз баш тарта. Ир-ат аның башына суга, машинаның арткы утыргычына сөйрәп кертеп сала. Кызны Тастүбә авылыннан 19 км ераклыкка кырга алып китә. Ир-ат кызны кыйный һәм кырда ялгызын калдырып китеп бара», диелә ведомство хәбәрендә.

28 яшьлек ир-ат гаебен таный. Якын арада суд булачак, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100