Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда бер ир-ат сеңлесен үтереп, өенә ут төрткән

40 яшьлек ир-ат сеңлесен үтерә һәм тугыз көннән соң җинаять урынына кабат килә.

news_top_970_100
Башкортстанда бер ир-ат сеңлесен үтереп, өенә ут төрткән
https://pixabay.com

Башкортстанда бер хатынны туганнан туган абыйсы вәхшиләрчә үтергән һәм өенә ут төртеп киткән. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

«Үтерүче һәрчакта да җинаять урынына кабат әйләнеп кайта», дигән гыйбарәне Башкорстанның Учалы районында яшәүче 40 яшьлек ир-ат та раслый. Ул туганнан туган сеңлесен үтергән урынына кабат килә.

Туганнар 20 августта икесе дә исерек килеш талаш чыгаралар. Ир-ат ярсуын җиңә алмый һәм сеңлесен буып үтерә, берничә тапкыр пычак кадый.

Эчке эшләр министрлыгы белешмәсе буенча, ир-ат җинаять кылгач, өйдән чыгып китә. Тугыз көн узгач, җинаятьче бирегә кабат килә һәм дәлилләрне яшерергә маташа.

«Ир-ат диванга ут төртә. Ялкын өйгә тарала һәм корылма янып бетә. Тикшерү чаралары барышында җинаятьтә шикләнелүченең эзенә төшәләр һәм тоткарлыйлар. Ул гаебен танып күрсәтмә бирде», — дип хәбәр итәләр ведомствода.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100