news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда бер ир-ат машинасында тереләй янып үлгән

Фаҗига 21 июль көнне Сибай янында булган.

news_top
Башкортстанда бер ир-ат машинасында тереләй янып үлгән
Школьная урамында Россиядә җитештерелгән машина янган. Фаҗига урынына килгән янгын сүндерүчеләр утны сүндергән. Машина тулысынча янып беткән. Бу хакта ГТРК «Башкортостан» сайты хәбәр итә. 

"Вести" га хокук саклау органнарындагы чыганак хәбәр иткәнчә, янган машинаның арткы утыргычында 51 яшьлек ирнең мәете табылган. Тикшерү күрсәткәнчә, ир-ат исерек булган. 

Машина януның башлангыч сәбәбе - тәмәке тарткан вакытта ут белән саксыз эш итү.  

23 июль көнне Хәйбулла районының Мәкән авылында 72 яшьлек ир ут капкан машинаны сүндергәндә термик пешүләр алган. Фаҗига урынында ике техника һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан биш кеше эшләгән. Янгынның беренчел сәбәбе - ут белән саксыз эш итү.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар