news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда бер ир-ат хакимият бинасы каршында үз-үзенә ут төрткән

Ул башта кислота эчкән һәм үзенә пычак кадаган.

news_top
Башкортстанда бер ир-ат хакимият бинасы каршында үз-үзенә ут төрткән
Бу хәл Башкортстанның Ишимбай шәһәрендә булган. proufu.ru сайты хәбәр иткәнчә, ир-ат шәһәр администрациясе бинасы каршында үз-үзенә бензин сибеп, ут төрткән.

Бензин сибәр алдыннан, ул кислота эчкән һәм үзенә пычак кадаган.

Бу гамәлне ник кылганы әлегә ачыклана. "Комсомольская правда" газетасы сайты язганча, ир-ат, куркыныч гамәлен кылу алдыннан, "Протест белдерәм, коррупция!" - дип кычкырган. 

Ир-атны ашыгыч ярдәм машинасы алып киткән, ул исән, дип хәбәр итә басма.





Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар