Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда бер хатынны ире балта һәм чүкеч белән кыйнап үтергән

Табын корып утырган вакытта ир белән хатын көнчелек аркасында талаша башлый.

news_top_970_100
Башкортстанда бер хатынны ире балта һәм чүкеч белән кыйнап үтергән
https://pixabay.com

Башкортстанның Балтач районы тикшерү бүлеге Тәтешле районында яшәүче 36 яшьлек ир-атка карата җинаять эше ачкан. Ул хатынын үтерүдә шикләнелә. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Тикшерү версиясе буенча 19 гыйнварга каршы төндә ир белән хатын өйдә табын корып утыра, алар спиртлы эчемлекләр эчәләр. Шуннан соң көнчелек аркасында талаша башлыйлар.

Ир хатынының соңгы көннәрдә өйдә булмавын искә төшерә. Шуннан алар сугыш тотына. Ир хатынына куллары белән суга, аяклары белән типкәли. Аннары ир балта һәм чүкеч ала, шул кораллар белән хатынның гәүдәсенең төрле урыннарына суга. Имгәнеп беткән хатын урында ук үлә.

Икенче көнне иртә белән ир үзенең әнисенә кунакка бара. Әнисе аның киемнәрендә кан таплары күрә һәм полициягә хәбәр итә. Җинаятьтә шикләнелүче ир-атның өенә полиция хезмәткәрләре килә. Алар мәрхүмә хатын мәетен таба.

Сорау алганда, ир гаебен танып күрсәтмә бирә.

Тикшерүчеләр җинаять урынын карый, судмедэкспертиза чаралары билгеләнә, шаһитларны сораштыралар. Җинаятьтә шикләнелүче ир-ат тоткарланган, аның белән тикшерү эшләре бара, дип аңлатканнар Тикшерү бүлегендә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100