news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда бер хатын кошчылык фабрикасында бала тудырган һәм чүплеккә ыргыткан

Нарасый гәүдәсен чүп эшкәртү комплексында тапканнар.

news_top
Башкортстанда бер хатын кошчылык фабрикасында бала тудырган һәм чүплеккә ыргыткан
https://pixabay.com

27 гыйнварда Башкортстанның Мәләвез шәһәрендәге чүп эшкәртә торган комплекста яңа туган сабый гәүдәсе табыла. Соңрак тикшерүчеләр баланың анасын да таба. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Агентлыкның үз чыганагы белешмәсе буенча, баланың анасы — 26 яшьлек хатын, аның ире юк, тагын балалары бар. Хатын чираттагы йөклелеген яшереп йөргән. Аннары сабыйны эш урынында — кошчылык фабрикасында тудырган, бу вакытта бинада кешеләр булмаган. Шулай итеп ул бала табуын яшергән. Ир бала үле туган дигән белешмә дә бар. Хәзер аның үлеме сәбәпләрен экспертлар ачыклый.

«Хатын баланы полиэтилен пакетка тыгып куя һәм биредә үк — кошчылык фабрикасында — чүп контейнерына ыргыта. Аннары чүп ташый торган машина килә, мичкәне бушата һәм алып китә. Бала гәүдәсе чүп эшкәртү комплексында табыла», — дип сөйләгән агентлык чыганагы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар