Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда бер хатын ирен үтереп, мәетне уртага бүлгән һәм коега ташлаган

Хатын ирен уклау белән бәреп үтергән. Аннары дус хатынын киңәшкә чакырган. Алар мәетне чанага салып, ташландык коега илткән.

news_top_970_100
Башкортстанда бер хатын ирен үтереп, мәетне уртага бүлгән һәм коега ташлаган
https://surb.sledcom.ru

Башкортстанның Көйөргәзе районында туып-үскән 40 яшьлек ир-атны әтисе бер ай чамасы эзләгән. 19 мартта аның мәетен Гафури районындагы Ак күл авылындагы кое төбеннән тапканнар. Мәет уртага бүленгән булган. Бу турыда «Башинформ» агентлыгы Эчке эшләр министрлыгына сылтама белән хәбәр итте.

Җинаятьтә шикләнеп, мәрхүмнең бергә яши торган 39 яшьлек хатынын тоткарлаганнар. Тикшерү версиясе буенча, 12 февральдә ир белән хатын салып утыра, аннары исергәч, талаша башлыйлар. Хатын үзе сөйләгәнчә, ире көнли һәм төрле гаеп белдерә башлый.

«Җинаятьтә шикләнелүче хатын агач уклау ала һәм иренең башына берничә тапкыр суга. Яраланган ир-ат урында ук һәлак була. Ике көннән соң хатын дустына мөрәҗәгать итә. Дус хатын мәетне коега илтеп яшерергә киңәш итә», - дип аңлатканнар агентлыкка Тикшерү комитетында. Дус хатыннар мәет кисәкләрен чанага салып, кое янына алып барган.

«Илтеп ташларга җайлырак булсын өчен, хатын иренең мәетен урталай бүлә, аннары дусты белән бергәләп, мәет кисәкләрен коега илтеп ташлыйлар. Мәетне биредә яшәүче башка хатын күреп ала», диелә ведомство хәбәрендә.

Мәрхүм ир-ат вахта ысулы белән эшләгән. Ул озак вакыт өйгә кайтмыйча эштә булган. Шуңа күрә аның югалуын башта абайламаганнар да. Тикшерүчеләр мәрхүмнең хатынын сак астына алуны сорый. Сорау алганда ул гаебен таныган, җинаяте турында күрсәтмә биргән. «Үтерү» маддәсе буенча тикшерү бара. Мәетне яшерергә ярдәм иткән хатынның гамәлләренә дә хокукый бәя биреләчәк, диелә хәбәрдә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100