news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда бер-бер артлы 39 машина бәрелешкән - видео

Авариядә 10 кеше имгәнгән, шул арасында ике бала бар.

news_top
Башкортстанда бер-бер артлы 39 машина бәрелешкән - видео
Башкортстан буенча ЮХИДИ

23 февральдә Башкортстанның Авыргазы районында бер-бер артлы 39 машина бәрелешкән. Авариядә ун кеше, шул исәптән 12 һәм 16 яшьлек ике бала имгәнгән. Бу турыда «Башкортстан» телеканалы хәбәр итте.

Авариягә очраган бер машина һәлакәт мизгелен видеога төшереп алган. 

Юлда күз күреме бик начар, юл бозлавык, машиналар тормозларга өлгермичә, бер-берсенең артына бәрелеп барган.

Төбәк буенча Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматы буенча, урынга ЮХИДИдан биш экипаж бара. Полиция хезмәткәрләре кешеләргә машинадан чыгарга ярдәм итә, табиблар килгәнче беренче ярдәм күрсәтә торалар.

«Башинформ» агентлыгы ЮХИДИга сылтама белән хәбәр иткәнчә, авария Уфа-Оренбург юлының 79 дан 81 нче километры аралыгында була.

ЮХИДИ матбугат хезмәте биредә 39 машина бәрелешүен раслаган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар