news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда бер атна эчендә 8 кеше батып үлгән

28 июньдә өч кеше баткан.

news_top
Башкортстанда бер атна эчендә 8 кеше батып үлгән

27 июньдә Салават районында Йөрүзән елгасында 16 яшьлек үсмер, Чакмагыш районының Филипповка авылы буасында 18 яшьлек егет батып үлгән. 25 июньдә Дүртөйле районында 25 яшьлек ир баткан.

28 июньдә өч кеше батып үлгән. Белорет районында Агыйделдә 36 яшьлек ир, Мәләвездә 32 яшьлек, Әлшәйдә 36 яшьлек ир баткан. 

22 июньдә Яңавылда өч көн алданрак баткан 37 яшьлек ирне эзләүдән туктаганнар. 24 июньдә Чишмә районында Димдә баткан 22 яшьлек ирне тапканнар. 

Батучыларның күпчелеге - ирләр, дип яза"Башинформ". Бату сәбәпләре баналь - су коену өчен билгеләнмәгән урыннарда коену, исерек булу. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар