news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда базардан кайтканда машинасы әйләнеп капланган бабай һәлак булган

78 яшьлек ир-ат идарәсен югалткан һәм юл кырыена төшеп киткән.

news_top
Башкортстанда базардан кайтканда машинасы әйләнеп капланган бабай һәлак булган
bashinform.ru

Башкорстанның Хәйбуллин районында юл һәлакәтендә 78 яшьлек бабай үлгән. Бу турыда ЮХИДИга сылтама белән «Башинформ» хәбәр итте.

Авария бүген төш вакытында Садовый-Ивановка юлының 16 нчы километрында була.

«78 яшьлек ир-ат „ВАЗ-2121“ машинасы белән идарәсен югалта һәм машина юлы кырыена төшеп каплана. Ир-ат авария урынында ук һәлак була. Ул хатыны белән базардан кайтып килә торган булган», — дип сөйләгәннәр Башкортстан буенча ЮХИДИда.

Әбинең хәле турында хәбәр ителми. Тикшерү эшләре бара, диелә бу хәбәрдә.

Соңрак ачыкланганча, ир-атның йөрәгендә ишемия авыруы булган, юлда кайтышлый ул күкрәге авыртуын әйткән. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар