news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда банктан 23 миллион урлауда шикләнелүче хатынның машинасын тапканнар

Башкортстанда банктан 23 миллион урлауда шикләнелүче хатынның машинасын тапканнар

news_top
Башкортстанда банктан 23 миллион урлауда шикләнелүче хатынның машинасын тапканнар
Башкортстанда банктан 23 миллион сум чамасы акча урлауда шикләнелүче Луиза Хәйруллина гаиләсенең машинасын Салават шәһәрендә тапканнар. Гаражда торган машина эчендә урын-җир кирәк-яраклары да булган. Гаилә гаражда качып яткан булуы, яки шунда качып торырга планлаштыруы ихтимал. Бу турыда "Башкортстан" телевидениесе хәбәр итте.

"Вести-Башкортстан" хәбәр иткәнчә, машина Луизаның әтисенең гаражында табылган. Әти кеше гаражга күптән килгәнем юк дип ышандыра. Ул бүген гараж ишеген ачкач, кызының машинасын күреп алган. Хәзер биредә полиция хезмәткәрләре эшли. Алар автомобильне эвакуцияләп алып киткән һәм тикшерү эшләрен башкаралар. 
 


Кичә Луиза Хәйруллинаның туганнарының, анасының һәм абыйсының өендә тентү булган. Хокук саклаучылар флешкалар, блокнотлар, башка мәгълүмат йөрткечләрне алып киткән. Бөтен туганнардан да ДНК анализы алганнар. 
 


Луиза Хәйруллина май азагында ире һәм ике баласы белән юкка чыкты. Луизаның әтисе кызын җинаять эшли алмас иде, аны кемдер мәҗбүр иткән дигән фикердә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар