Башкортстанда балаларны мәктәптән алып кайтып килә торган автобус авариягә очраган
Авария вакытында 44 яшьлек укытучы хатын имгәнгән.
2 мартта Башкортстанның Дәүләкән районында ПАЗ мәктәп автобусы Isuzu йөк машинасы белән бәрелешкән. Бу турыда «Башинформ» агентлыгы хәбәр итте.
Юл һәлакәте Чишмә-Аксеново-Кыргыз-Миякә юлының 48 нче километрында була. Мәктәп автобусына йөк машинасы килеп керә. Автобус балаларны мәктәп алып кайтып килә торган була.
Авариядә 44 яшьлек укытучы хатын имгәнә. Ул табибларга мөрәҗәгать итә. Мәктәп автобусы салонында ун бала була, алар барысы да исән, имгәнүчеләр юк, диелә хәбәрдә.