Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда балалар психологы укучы кызга җенси яктан бәйләнгән

Әнисе өйдә булмаган чакта, психолог бала яши торган өйгә килгән.

news_top_970_100
Башкортстанда балалар психологы укучы кызга җенси яктан бәйләнгән
https://pixabay.com

Башкортстанның Мәләвез шәһәрендә балалар психологы мәктәптә укучы кыз балага карата азгын гамәлләр кылган дип шикләнәләр. Бу турыда «Башинформ» язды.

Ир-ат август аенда нәни кыз балага карата азгын гамәлләр кылган дигән хәбәр социаль челтәрләрдә тарала. Ир-ат таныш хатынына кунакка килә. Хатын өйдә булмый, биредә бары тик балигъ булмаган кыз гына каршы ала. 

Якынча белешмә буенча, ир-ат мәктәптә укучы кыз балага җенси яктан бәйләнә башлый. Кыз барысын да туганнарына сөйләп бирә. Әни кеше полициягә мөрәҗәгать итеп, гариза яза. Җинаятьтә шикләнелүчене кулга алалар.

«Азгын гамәлләр кылу хакында җинаять эше ачылды. Тикшерү барышында экспертизалар билгеләнде, шаһитларны сораштыралар. Җинаятьтә шикләнелүче ике айга сак астына алынды», — дип аңлатканнар Тикшерү комитетында.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100