news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда аю сарык көтүен куып йөргән - видео

Сарыклар кыргый хайваннан качып котылган.

news_top
Башкортстанда аю сарык көтүен куып йөргән - видео

Башкортстанның Мәләвез районындагы Сергеевка авылында сарык көтүенә аю һөҗүм итә. Сарыклар артыннан куып йөргән ерткычны шаһитлар видеога төшереп ала.

«Башкортстан» телеканалы шул кадрларны күрсәтте.

Видеода күренгәнчә, аю сарыклар артыннан бар көченә йөгерә. Сарыклар тоттырмый, алар качып өлгерә. Йорт хайваннары барысы да исән калган.

Социаль челтәр кулланучылар ач калган аюны кызганып яза. Башкалары исә авылда яшәп карарга чакыра. «Аю күрсәгез, авылдан чыгып качар идегез», — диләр.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар