Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда авариягә очраган машинада ундүрт яшьлек кыз мәете табылган

18 яшьлек йөртүче автомобильне ташлап качып киткән.

news_top_970_100
Башкортстанда авариягә очраган машинада ундүрт яшьлек кыз мәете табылган
Башкортстан буенча ЮХИДИ

13 апрельдә Башкортстанның Кушнаренко районында иртәнге алты тирәсендә юл һәлакәте була. Шәрип-Первушин юлының унынчы чакрымында авариядә 14 яшьлек кыз бала үлә. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

ЮХИДИның якынча мәгълүматлары буенча, ВАЗ-2106 машинасы юлдан чыгып китә һәм каплана. Шуннан соң машина йөртүче транспортны ташлап, авария урыныннан качып китә. Авария урынында 14 яшьлек кыз бала мәете табыла.

Машина йөртүчене полиция эзли башлый. Соңрак аның шәхесе ачыклана. Ул 18 яшьлек егет булып чыга. Тикшерү вакытында ул өендә, аңсыз хәлдә ята. Аның тәнендә имгәнгән урыннар була. Бу травмалар авария вакытында барлыкка килгән дип фаразлана. Егетне хастаханәгә озатканнар. Бу турыда Башкортстан буенча ЮХИДИ хәбәр итте.

Бу егетнең машина йөртү өчен таныклыгы булмавы ачыклана. Хәзер тикшерү эшләре бара.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100