news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда авариядә яшь әни үлгән, аның нәни баласы имгәнгән

Икенче машинадагы ир белән хатынны да хастаханәгә салганнар

news_top
Башкортстанда авариядә яшь әни үлгән, аның нәни баласы имгәнгән
Башкортстан буенча ЮХИДИ

Башкортстанда авариядә 27 яшьлек хатын һәлак булган, аның яшь ярымлык улы имгәнгән. Бала хастаханәдә. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Фаҗига бүген кичке бишләр тирәсендә Стәрлетамак районында була.

Стәрлетамак-Федоровка юлының 33 нче километрында «ЗАЗ Chance» һәм «Chevrolet Cruze» бәрелешә. «ЗАЗ Chance» белән биредә яшәүче 27 яшьлек хатын-кыз, каршыга килә торган «Chevrolet Cruze» белән Стәрлетамакта яшәүче 29 яшьлек ир-ат идарә иткән.

27 яшьлек хатын ашыгыч ярдәм килгәнче һәлак булган. Аның яшь ярымлык улын хастаханәгә алып киткәннәр. 29 яшьлек йөртүчене һәм аның хатынын да хастаханәгә салганнар, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар