news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда авариядә ике кеше үлгән, биш кеше имгәнгән

Имгәнүчеләр арасында ике бала бар.

news_top
Башкортстанда авариядә ике кеше үлгән, биш кеше имгәнгән
Башкортстан буенча ЮХИДИ

Бүген Башкортстанның Уфа районында авариядә ике кеше һәлак булган, тагын бише кеше имгәнгән. Бу турыда ЮХИДИ белешмәсенә сылтама белән «Башинформ» хәбәр итте.

Кичке алтынчылар тирәсендә Уфа-Чишмә-Осоргин юлының 5 нче километрында Daewoo Nexia һәм Hyundai Veloster кара-каршы бәрелешә.

Daewoo машинасындагы ике кеше үлгән, тагын ике кешене хастаханәгә салганнар.

Hyundai машинасында бер олы кеше һәм ике бала имгәнгән, аларны да хастаханәгә салганнар.

Фаҗига сәбәпләре ачыклана, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар