Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда авариядә өч үсмер егет һәлак булган

16-17 яшьлек егетләр төялгән ВАЗ-2109 машинасы әйләнеп капланган.

news_top_970_100
Башкортстанда авариядә өч үсмер егет һәлак булган
https://www.bashinform.ru

Башкортстанның Кырмыскалы районында Булгаков-Бекетов юлының 4нче километрында авариядә 2002 һәм 2004 елларда туган өч үсмер малай һәлак булган. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте. 

Авария турында Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсенең Кризис шартларында идарә итү үзәгенә хәбәр иткәннәр. 

Якынча мәгълүмат буенча, үсмерләр ВАЗ-2109 машинасында барганда авария килеп чыга. Машина белән идарә итүче кешенең йөртү таныклыгы да булмый. Машина иртәнге дүрт тирәсендә юлда әйләнеп каплана, диелә бу хәбәрдә.

Урынга ЮХИДИ хезмәткәрләре һәм коткаручылар барган. Фаҗига сәбәпләре ачыклана.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100