news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда авариядә алты кеше үлгән

Бүген көндез Кушнаренко районында Йөк машинасының алгы тәгәрмәче ычкынып, каршыга килә торган җидел машинага бәрелә.

news_top
Башкортстанда авариядә алты кеше үлгән
Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы

2 июльдә көндез Башкортстанның Кушнаренко районында авариядә алты кеше үлгән. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

М7 «Волга» юлының 1284нче километрында Skania йөк машинасының алгы сул як тәгәрмәче ычкынып китә һәм каршыга килә торган «Лада Ларгус» машинасына бәрелә. Йөк машинасы Уфага таба бара торган була.

«Лада Ларгус». әйләнеп каплана һәм каршыга килә торган «Нива» машинасына бәрелә. Аннары «Ларгус» яна башлый. Бу машиналарга «Мерседес» йөк машинасы да бәрелә.

Авариядә «Лада Ларгус» пассажирлары — биш хатын-кыз һәм бер ир-ат үлә. Алар барысы да Уфадан Дүртөйле районына кайтып бара торган була.

«Нива» йөртүчесе һәм ике пассажир хатын-кыз — Киров өлкәсе кешеләре була, алар имгәнә. Бу кешеләрне хастаханәгә озатканнар.

Җинаять эше ачылган.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров авария сәбәпләрен тиз арада ачыкларга кушкан.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар