Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда авариядә 18 яшьлек кыз үлгән, әнисе комада ята

45 яшьлек хатын идарә итә торган машинаны фура изеп киткән мизгелне видеорегистратор төшереп торган.

news_top_970_100
Башкортстанда авариядә 18 яшьлек кыз үлгән, әнисе комада ята
Башкортстан буенча ЮХИДИ

11 ноябрьдә Башкортстанның Туймазы районында Hyundai Solaris автомобиле Volvo йөк машинасына бәрелә. Җиңел машина белән идарә итүче 45 яшьлек хатын имгәнә һәм комага китә, аның 18 яшьлек кызы урында ук һәлак була. Бу турыда ЮХИДИга сылтама белән «Башинформ» хәбәр итте.

Авария мизгелен видеорегистратор камерасы төшереп торган. Җиңел машина ярдәмче юлдан зур трассага чыгып килә. Кадрларда фураның җиңел машинаны изеп диярлек узганы күренә. 

Әни кеше кызын ялгызы гына тәрбияләгән. Алар белән әбиләре дә яши. Өлкән яшьтәге хатын каты авыру була, фаҗига турында ишеткәч, ул бөтенләй аяктан егыла. Мәрхүмә кызның әтисе дә шул ук авылда яши. Җирләү эшләрен ул башкара.

Авылдашлары әниле-кызлы туганнар турында яхшы сүзләр белән генә искә ала. Әни кеше биредәге Мәдәният йортында эшли. Районның мәдәни һәм җәмәгать тормышында актив катнаша. Мәрхүмә кыз музыка мәктәбен тәмамлаган, сәхнәдә чыгыш ясарга ярата. 9 сыйныфны уңышлы тәмамлагач, ул Октябрьск нефть көллиятенә кергән, икенче курста укыган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100