Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда авариядә 17 яшьлек егет, ат һәм аның ике колыны үлә, өч үсмер имгәнә

Яшьләр төялгән машина белән исерек егет идарә иткән һәм ул хайваннарны бәрдергән.

news_top_970_100
Башкортстанда авариядә 17 яшьлек егет, ат һәм аның ике колыны үлә, өч үсмер имгәнә
Башкортстан буенча ЮХИДИ

Башкортстанның Дыуан районында 30 сентябрьдә юл һәлакәте була. Бу турыда ЮХИДИга сылтама белән «Башинформ» хәбәр итте.

Дыуан-Ләмәз автоюлының 2 километрында «ВАЗ-2110» машинасы атны һәм аның ике колынын бәрдерә. Машина белән биредә яшәүче 20 яшьлек егет идарә итә.

Авариядән соң машинадагы 17 яшьлек пассажир үсмер җитди имгәнә һәм урында ук һәлак була. Шушы ук автомобильдәге пассажирлар — 18 һәм 17 яшьлек ике кыз, 18 яшьлек егет имгәнә, аларны хастаханәгә озаталар.

Машина белән идарә иткән егет исерек булуы билгеле, аның йөртү өчен таныклыгы да булмаган.

Авария бик куе томан вакытында килеп чыккан. 

Ат та, аның колыннары да һәлак булган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100