Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда атлар көтүе карга күмелеп калган

Атлар үзләре кар тоткыныннан чыга алмаган.

news_top_970_100
Башкортстанда атлар көтүе карга күмелеп калган

Башкортстанда Хәсән Идиятуллин хуҗалыгында 1500 баш терлек бар. Зур атлар көтүе кышын иректә йөри һәм азык эзләп бик күп аралар уза. Алар төрле урында тоткарланып та калырга мөмкин. Бу юлы атлар карда баткан. РЕН ТВшул хакта хәбәр итте.

Фермерның улы Сәгыйтьҗан Идиятуллин атларның күкрәкләренә кадәр карга батып калуы турында сөйли. Атлар үзләре кар тоткыныннан чыга алмаган.

«Территория зур, атлар бер урында гына тормый. Аларны эзләү кыенлаша. Урмандагы кабаннарның сукмакларына карап та эзлибез», — ди ул.

Атларны эзләү өчен квадрокоптерлар, снегоходлар һәм башка төрле җайланмалар кулланалар. Кайчакта атны куып алып кайталар, кайчакта ат җайланмаларны да вата. Шуңа күрә атны йоклатып, транспортка салып алып кайтабыз, дип сөйли Сәгыйтьҗан.

Хәсән сүзләренчә, абориген башкорт атларының токым үзенчәлеге — алар өйдән бик еракка китә, чөнки алар азыкны мөстәкыйль рәвештә эзләп табарга өйрәнгән, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100