news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда ашыгыч ярдәм машинасы белән авариядә тугыз кеше имгәнгән

Күрше авылга эшкә баручы табиблар автомобиле йөк машинасына бәрелгән.

news_top
Башкортстанда ашыгыч ярдәм машинасы белән авариядә тугыз кеше имгәнгән
Башкортстан буенча ЮХИДИ

Башкортстанның Чишмә районында 23 сентябрьдә иртә белән «УАЗ» ашыгыч ярдәм машинасы белән «Камаз» йөк машинасы бәрелешә. Юл һәлакәтендә тугыз кеше имгәнә. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Авария Чишмә-Аксенов-Кыргыз Миякә юлында була. «Камаз» белән 59 яшьлек ир-ат, ашыгыч ярдәм белән 50 яшьлек ир-ат идарә итә. Авариядән соң «УАЗ» машинасындагы тугыз кешене хастаханәгә озаталар.

Башкортстан буенча ЮХИДИ хәбәр иткәнчә, медицина хезмәткәрләре утырган машина Чишмә авылыннан Шеңгәккүл авылы хастаханәсенә бара.

Башкортстан буенча Сәламәтлек саклау министрлыгы белешмәсе буенча, ашыгыч ярдәм салонындагы кешеләр эшкә бара. Биредә педиатр, социаль хезмәткәр, лаборант, терапевт, ике санитар, фельдшер, психолог һәм машина йөртүче була.

Табиблар төрле имгәнүләр алган: башлары имгәнгән, бит сөякләре сынган, таз һәм күкрәк читлеге сөяге сынган, аяк-куллары имгәнгән, гематомалар барлыкка килгән. Дүрт кешене амбулатория шартларында дәвалыйлар, биш кешене нейрохирургия бүлегенә салганнар, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар