Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда ана 11 яшьлек улын һәм 2 яшьлек кызын үтереп, үзенә кул салмакчы булган

Башкортстанда ана 11 яшьлек улын һәм 2 яшьлек кызын үтереп, үзенә кул салмакчы булган

news_top_970_100
Башкортстанда ана 11 яшьлек улын һәм 2 яшьлек кызын үтереп, үзенә кул салмакчы булган
Башкортстанның Нуриман районында 34 яшьлек хатын 11 яшьлек улын һәм 2 яшьлек кызын үтергән, дип хәбәр итә Башкортстан буенча Тикшерү комитеты.

Балаларын үтергәч хатын өенә ут төртеп үзен яндырып үтермәкче булган. Ул ишекне эчтән бикли һәм ут төртә. Ире кайтып ишекне ватып керә һәм хатынын урамга алып чыга. 

Хатын балигъ булмаган балаларны аеруча кансызлык белән үтерүдә гаепләнә.

Тикшерү комитеты хәбәрендә хатынның балаларны ничек үтерүе хәбәр ителми. ProUfu.ru сайты язуынча, балаларның әнисе пешекче булып, ире каравылчы булып эшләгән. Декреттан чыккач, хатын үзе урынына башка кешене эшкә алганнарын белә. Хатынга идән җыештыручы булып эшләргә яки үз теләге белән китәргә кушалар. Ул өенә кайта һәм балаларына кул сала. 

ProUfu.ru язуынча, хатын балаларын вәхшиләрчә үтергән - кызының башын кискән, улын суйган. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100