Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда алтынчы сыйныфта укучы малайлар сугыш ветеранын янгыннан коткарган

Башкортстанда алтынчы сыйныфта укучы малайлар сугыш ветеранын янгыннан коткарган

news_top_970_100
Башкортстанда алтынчы сыйныфта укучы малайлар сугыш ветеранын янгыннан коткарган
Башкортстанның Стәрлетамак районында алтынчы сыйныфта укучы ике малай янгын вакытында бер әбине коткарган. Владислав Кобелев һәм Игорь Николаев исемле үсмерләргә Рәхмәт хатлары тапшырганнар. Бу турыда Стәрлетамак районы администрациясенең матбугат хезмәте хәбәр итте. 

28 апрельдә Бельское авылында Бөек Ватан сугышы ветераны өендә янгын башлана. Фаҗига яшен сугудан килеп чыга. Яшен антеннага суга һәм телевизор яна башлый. Өйдә өлкән яшьтәге әби була. Ул гадәттән тыш хәлгә дөрес бәя биреп бетерә алмый.

Шушы вакытта Агафья Гнездилова исемле әби йорты яныннан мәктәп укучылары Владислав Кобелев һәм Игорь Николаев узып бара. Алар тиз арада олыларга хәбәр итәләр. Алтынчы сыйныф укучылары дөрес һәм тиз карар кабул итү өлкән яшьтәге әбинең гомерен саклап кала. Бәхеткә, янгында беркем дә зыян күрми.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100