Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда алты яшьлек бала югалган

Сабыйны инде икенче тәүлек эзлиләр.

news_top_970_100
Башкортстанда алты яшьлек бала югалган
Россия Тикшерү комитетының Башкортстан буенча Тикшерү идарәсе

Башкортстанның Салават районындагы Урмантау авылында яшәүче алты яшьлек Ранель Ганиев 5 июньдә югалган. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Бала өйдән чыгып китә һәм шуннан әйләнеп кайтмый. Әти-әнисе баланы тапмагач, эзли башлаганнар, аннары полициягә мөрәҗәгать иткәннәр. 

«Бала табылмады. Эзләү дәвам итә», — дип сөйләгәннәр «Лиза Алерт Башкортостан» эзләү отрядында. 

Малай турында белешмәсе булган һәркемгә 8-800-700-52-54 шалтыратырга сорыйлар.

Ранельнең буе 110 см чамасы, ул чандыр гәүдәле, саргылт чәчле, зәңгәр күзле. Баланың өстендә зәңгәр кофта, караңгы-зәңгәр шорты, аягында ачык төсле сандали булган. 

Ранель Ганиев югалганнан соң, «нәни баланы үтерү» маддәсе буенча җинаять эше ачылган. «Бала моңа кадәр дә югалган булган. Ул чакта аны әти-әнисе эзләп тапкан һәм өйгә алып кайткан», дип хәбәр итте Россия Тикшерү комитетының Башкортстан буенча Тикшерү идарәсенең матбугат хезмәте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100