Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда ак битлек кигән ир-ат урамда үзе генә йөрүче балаларны эзәрлекли

Күпләр бу хәбәрне фейк дип кабул итсә дә, шикле ир-ат турында хәбәр полициядә теркәлгән.

news_top_970_100
Башкортстанда ак битлек кигән ир-ат урамда үзе генә йөрүче балаларны эзәрлекли
https://www.bashinform.ru

Башкортстанның Салават шәһәрендә ак битлек кигән ир-ат балаларны куркытып йөри. Бу турыда мессенджерларда язалар. «Башинформ» агентлыгы шул хакта хәбәр итте.

Интернетта таралган хәбәрдә әйтелгәнчә, таныш булмаган ир-ат 4 нче мәктәптә укый торган бала янына килгән һәм аны өенә кадәр озата барган. Ул баладан «Кая барасың? Өйдә кем көтә сине? Телефоның бармы?» — дип сораган.

Малайны подъез янында туганы каршы алган, ул таныш булмаган ир-ат белән сөйләшергә теләгән, ни кирәк булуын сораган. Тик билгесез ир-ат бер сүз дәшмичә китеп барган. Малайның туганнары полициягә мөрәҗәгать иткән.

«Зинһар өчен, балаларыгыз белән сөйләшегез, алар урамда чит кешеләр белән аралашмасын», диелә хәбәрдә.

Якынча белешмә буенча, бу — озын буйлы, 50 яшьләр тирәсендәге ир-ат, кара куртка, караңгы-зәңгәр чалбар һәм ак битлек кигән. Аңа охшаган кешене видеокүзәтү камерасы объективлары да төшереп алган. Ул чакта бу ир-ат кыскарак буйлы хатын-кыз яки үсмер артыннан бара.

Күпләр бу хәбәрне фейк дип кабул итә. «Башинформ» агентлыгы хокук саклау органнарындагы чыганагына сылтама белән хәбәр иткәнчә, чыннан да Салават шәһәрендә шикле ир-ат турында бер хәбәр теркәгән. Аны тикшерүчеләр өйрәнә, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100