Башкортстанда абыйлы-энеле ике туган кунакка килгән ир-атны үтергән
Туганнар бакча йортында кунакны пычак һәм кайчы белән яралап, мәетне урманга илтеп ыргыткан.
Башкортстанның Уфа районында 13 сентябрьдә 56 яшьлек ир-ат югала. Аның хатыны полициягә мөрәҗәгать итә. Ул иренең дүрт көн элек чыгып китүен һәм шуннан бирле кайтмавын әйтә. Тикшерүчеләр җинаятьтә шикләнелүчеләрне тапкан. Югалган ир-атны үтерүдә абыйлы-энеле ике туган гаебен таныган. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.
Тикшерүчеләр һәм полиция хезмәткәрләре җинаятьнең ничек булуын ачыклый. Алар югалган ир-атның танышларын сораштыра, телефон шалтыратуларын анализлый.
Россия Тикшерү комитетының Башкортстан буенча Тикшерү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, 9 сентябрьдә 32 һәм 26 яшьлек ике туган «Вишневый дом» бакчачылык ширкәтендәге йортта аракы эчеп утыра. Алар белән 56 яшьлек таныш ир-атлары да була. Бераздан кунак ир-ат белән туганнарның кечесе талаша башлый. Аннары алар сугыша тотына.
Туганнарның өлкәне моңа кадәр дә кеше үтергән өчен хөкем ителгән. Ул энесен яклап җәнҗалга кушыла. Кунак ир-атның корсагына һәм күкрәгенә пычак кадый. Аннары кече туган кайчы табып ала һәм кунакның гәүдәсенә берничә тапкыр кадый. Яраланган ир-ат урында ук һәлак була. икенче төнне абыйлы-энеле туганнар кунакның мәетен урманга алып китеп яшереп куялар.
Тоткарлагач, абыйлы-энеле туганнар гаебен таный, алар мәетнең урынын күрсәтә. «Үтерү» маддәсе буенча җинаять эше ачыла.
«Җинаятьтә шикләнелүчеләр белән тикшерү гамәлләре башкарылды, аларга гаепләү белдерелде. Ир-атлар сак астына алынды. Җинаять эшен тикшерү дәвам итә», — дип аңлатканнар ведомствода.