news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда 9 яшьлек бала тугызынчы кат тәрәзәсеннән егылып һәлак булган

Фаҗига Уфаның Дим районында килеп чыккан.

news_top
Башкортстанда 9 яшьлек бала тугызынчы кат тәрәзәсеннән егылып һәлак булган
Шәһәрнең гражданнар сагы идарәсе матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, Дагыстан урамында урнашкан йортның тугызынчы катыннан егылган бала турында хәбәр 15 сәгатьтә килә. Бу хакта "Башинофрм" агентлыгы хәбәр итә. 

"Фаҗига урынына тиз арада ашыгыч медицина ярдәме бригадасы килде. 9 яшьлек бала хастаханәгә барып җитә алмыйча, ашыгыч ярдәм машинасында вафат булды. Әлеге хәлнең сәбәпләре ачыклана", - дип белдерде коткаручылар. 

Экстрен хезмәтләр киңәше:

- балаларга ачык калган тәрәзәләрнең куркыныч икәнен аңлатырга;

- балаларга тәрәзә төпләрендә уйнарга рөхсәт итәмү;

- балалар тәрәзәгә менә алырлык предметларны ераккарак алып кую. 

Шулай ук тәрәзәләргә махсус фиксаторлар куярга яки аларның тоткаларын алып куярга кирәк. Иң мөһиме - тәрәзәләр ачык булган бүлмәдә балаларның үзләрен генә калдырырга ярамый. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар