Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда 41 яшьлек хатын өч һәм биш яшьлек сабыйлары белән бергә янып үлгән

Биш бала анасы беренче иреннән туган өч баласына ана булу хокукыннан мәхрүм ителгән булган.

news_top_970_100
Башкортстанда 41 яшьлек хатын өч һәм биш яшьлек сабыйлары белән бергә янып үлгән
Башкортстан буенча Тикшерү идарәсе

26 октябрьдә көндезге унберләр тирәсендә Башкортстанның Федоров районындагы Новософиевка авылында кирпеч йортта янгын чыга. Янгында вакытында ике бала һәм аларның анасы һәлак була. Янгынны сүндергәндә беренче булып әниләрен, аннары олы баланы тапканнар. Икенче малайны бик озак эзләгәннәр. Аны кичке якта гына табып алганнар. Бу турыда «Башинформ» агентлыгы хәбәр итте.

«Фаҗига булды, өч кешелек гаилә үлде. Бу — 3 һәм 5 яшьлек ике бала, аларның 41 яшьлек анасы. Гаилә яхшылар рәтендә түгел иде, алар балигъ булмаган балалар эшләре буенча инспекциядә хисапта тора. Бу хатынның биш баласы бар. 2014 елда ул беренче иреннән туган өч баласына карата ана булу хокукыннан мәхрүм ителгән. 19, 17 һәм 14 яшьлек ике улы һәм кызы әтиләре белән яши. гаилә Салават шәһәрендә теркәлгән, Новософиевка авылында өй алганнар, ана капиталына булуы ихтимал», — дип сөйли Федоров районы башлыгы Венер Насретдинов.

Аның сүзләренчә, 2018 елда опека органнары бу хатынның икенче иреннән туган балаларын да ала. Аларны берничә көнгә район хастаханәсенә салалар. Аның салгалап йөрүе дә теркәлгән. «Эшләр бу хатынны ана булу хокукыннан мәхрүм итүгә таба бара иде. Хәзер моның ни өчен азакка кадәр җиткерелмәвен ачыклыйбыз. кем комачаулаган, бу эшкә кем катнашкан? Шуларны билгелибез. Аның хәленә кереп, балаларны калдыру турында карар кабул ителүе ихтимал, дип уйлыйм», — ди Насретдинов.

Якынча белешмә буенча, мәрхүм балаларның атасы фаҗига вакытында Салават шәһәрендә була, ул шунда яши һәм эшли. Балаларның мәетләрен эзләгәндә ул да кайтып җиткән.

2019 елда бу йортка янгын турында хәбәр итә торган җайланма куйганнар. Быел 12 октябрьдә аны тикшергәннәр, җайланма төзек булуы турында акт төзегәннәр. Янгын ни сәбәпле чыккан, җайланма нигә эшләмәгән - шул сораулар ачыклана. 

Венер Насретдинов сүзләренчә, җирләү эшләрендә муниципалитет ярдәм итәчәк. Бу йорт ике фатирлы булган. Икенче фатирда ялгыз хатын яши. Әгәр ул администрациягә мөрәҗәгать итсә, аңа да торак эзләргә булышалар. Фаҗигадән соң күрше хатыны борчымый торырга сораган. Йортның мәрхүмнәр яшәгән өлеше бөтенләй янып беткән.

Тикшерү комитеты җинаять эше ачкан. Янгын сәбәпләрен тикшерү-оператив төркеме ачыклаячак, бу эшне прокуратура контрольдә тота, диелә хәбәрдә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100