news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда 40 яшендә өч игезәк бала табарга җыенган хатын вафат булган

Мәрхүмә хатын ЭКО ярдәмендә әни булырга теләгән.

news_top
Башкортстанда 40 яшендә өч игезәк бала табарга җыенган хатын вафат булган
https://pixabay.com

17 февральдә Башкортстанның Күмертау шәһәрендәге хастаханәнең хирургия бүлегендә бер хатын үлгән. Мәрхүмә хатын өч игезәк бала табарга җыенган булган. Бу турыда «Башинформ» агентлыгы үз чыганакларына сылтама белән хәбәр итте.

Якынча белешмә буенча, бу хатынга ЭКО ясаганнар һәм өч эмбрион куйганнар. Алар үсеп киткән, тик йөклелекнең уникенче атнасында проблемалар килеп чыккан, аннары хатынның көмәне төшкән. Мәрхүмәгә 40 яшь булуы билгеле.

Агентлык хәбәр иткәнчә, әлегә рәсми органнар белешмә бирми. «Башинформ» республика Сәламәтлек саклау министрлыгына рәсми мөрәҗәгать юллады, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар