news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда 33 яшьлек Лиана югалган

Нефтекамада яшәүче Лиана 9 февральдә чыгып киткән.

news_top
Башкортстанда 33 яшьлек Лиана югалган
https://pixabay.com

«Лиза Алерт. Башкортостан» эзләү төркеме 33 яшьлек Лиана Зәйнуллинаны эзләү турында игълан итте. Бу турыда «Башинформ» яза.

Нефтекамада яшәүче Лиана 9 февральдә чыгып киткән һәм әлегә кадәр аның кайда булуы билгеле түгел.

Лиананың буе 160 см чамасы, чандыр гәүдәле, кара чәчле, караңгы-көрән күзле. Өстенә нәрсә киеп чыгып китүе билгеле түгел.

Линана Зәйнуллина турында белешмә булган очракта, шалтырату өчен номер: 8-800-700-54-52 яки 112.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар