Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда 33 яшьлек хатын унынчы баласын тапкан

Хәзер бу хатынның биш кызы һәм биш улы бар.

news_top_970_100
Башкортстанда 33 яшьлек хатын унынчы баласын тапкан
https://pixabay.com

Башкортстанның Ишембай районындагы Әхмәр авылында 33 яшьлек Марина Якимова унынчы баласын тапкан. Бу турыда «Восход» газетасы хәбәр итте.

Нарасый 2021 елда Әниләр көне алдыннан туган. Хәзер бу хатынның биш кызы һәм биш улы бар. Күп балалы ананы депутатлар һзм район администрациясе вәкилләре котлаган.

Бу хатын үзе дә күп балалы гаилә үсүен әйтә. Аның алты ир һәм кыз туганы бар. Шуңа күрә ул үзе дә күп бала үстерү турында хыялланган.

Әни кеше гаиләсенең тату яшәвен сөйли. «Зурлары олыларга ярдәм итә, кечеләренә дәрес әзерләшә. Җәен кош-корт үстерәләр, бакчада эшлиләр», — ди ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100