Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда 27 яшьлек ир-ат кыйнаган өч балалы хатын дүрт ай комада яткан

32 яшьлек хатын хастаханәдә вафат була.

news_top_970_100
Башкортстанда 27 яшьлек ир-ат кыйнаган өч балалы хатын дүрт ай комада яткан
https://pixabay.com/

Башкортстанның Дыуан районара тикшерү бүлеге Салават районында яшәүче 27 яшьлек ир-атка карата җинаять эшен тикшереп бетергән. Аны таныш хатынын үтерүдә гаеплиләр. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Башкортстан буенча Тикшерү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Тикшерү версиясе буенча, 2019 елның октябрь аенда бу кеше үз өендә 32 яшьлек таныш хатыны белән табын кора. Алар салып утырганда талаша башлыйлар. Ир-ат хатынны вәхшиләрчә кыйный, аяклары белән типкәли, куллары белән тукмый. Хатын шулкадәр җитди имгәнә, ул комага китә. Дүрт ай комада ятканнан соң, 2020 елның гыйнварында бу хатын хастаханәдә вафат була. 

Җаваплылыктан качу өчен, гаепләнүче ир-ат бик озак вакыт дәвамында гаебен танымый. Ул төрле версияләр сөйли, хәтта бер танышын гаепли. Имеш, мәрхүмәне ул түгел, аның таныш хатыны кыйнаган.

Шулай да, гаепләнүченең версияләре кире кагыла. Тупланган дәлилләрне китергәч, ир-ат гаебен танырга мәҗбүр була. Хәзерге вакытта гаепләү карары расланган һәм җинаять эше судка җибәрелгән.

Мәрхүмә хатынның өч баласы ятим калган. Хәзер аларны әбиләре тәрбияли. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100